Центральная библиотека

"Шахмат - акыллылар уены! "

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#НаратлыКичүАвылКитапханәсе
20 нче июль Халыкара шахмат көне. Шул уңайдан Наратлы-Кичү китапханәсендә "Шахмат - акыллылар уены! " дигән очрашу үтте. Китапханәгә килгән укучылар белән оста шахмат уйнаучы, математика укытучысы Лукманова Резеда апа әңгәмә оештырды. Кечкенә һәм олы укучыларыбызга шахмат уены кагыйдәләрен аңлатты. Үзе шаян, үзе акыллы Резеда апаның аңлатуын тиз отып алып, уен балаларда зур кызыксыну уятты. Математик, логик фикерләү сәләтен үстерүдә шахмат уены беренче урында тора дисәк тә ялган булмас. Яшь буынга фикерләү дәрәҗәсен арттыра торган уен өйрәтүдә зур өлеш керткәне өчен хөрмәтле укытучыбыз Резеда апага зур рәхмәт белдерәбез. Катнаштылар 3 бала, 4 олы кеше.