Центральная библиотека

Мәхәббәт һәм тугрылык көне

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ЯңаМәлкәнавылыкитапханәсе
8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Гаиләләр бәхетле булганда гына, илебез көчле була. Аның иң зур байлыгы — тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре. Иске Мәлкән авылында гомер итүче үрнәк гаиләләрнең берсе- Әхмәтшин Рәсих абый һәм Зөһдә апа белән таныштырып узам. Әлеге гаилә тормыш мәшәкатьләренә би­релмичә, үз мәхәб­бәт­ләрен саклап, матур итеп яши. Аларның гаилә коруларына да 64 ел инде. 1948 нче елларда йөрәкләрендә иңгән мәхәббәт чаткысы әле дә аларның көннәрен җылыта, тормышларын матурлый. Икесе дә хезмәт ветераннары булган Әхмәтшиннар тумышлары белән Сарсаз Тралы авылыннан. Ата-аналары да шушы туфракта туып үскәннәр.Рәсих абый гаиләдә 12 бала арасында алтынчы, ә Зөһдә апа 5 бала арасында өченче бала булып дөньяг аваз салган.Сугыш башланганда аларга нибары 6 яшь кенә була. Алар кечкенәдән үк тормышның ачысын-төчесен татып үсәләр. Икесе дә колхозда төрле эшләрдә хезмәт куялар:кая кушсалар, шунда эшлиләр. Зөһдә апа фермада сөт учетчигы була,көлтә бәйли, бозау көтүен 3 ел көтә, урманга да җибәргәннәр. Яхшы эшләгәне өчен аны ферма мөдире итеп тә куялар. Рәсих абый да армияга киткәнче колхозда төрле эштә эшли, кайткач инде авыл тегермәнендә эшли. армияга да Рәсих абыйны Зөһдә апа үзе озата, Минзәләгә барып каршы ала. Армиядан кайтып бераз вакыт узгач, 1957 елда алар өйләнешәләр. Икесе дә җыр-моңга әвәс кешеләр була:берсе өздереп гармунда уйнаса, икенчесе җырлаган. Бергәләп төрле спектакльләр куйганнар. Пучы,Иркәнәш,Аю, Бикбау авыл халкына да курсәткәннәр,күрше авылларда концерт та куеп йөргәннәр. Өйләнешкәч, акрынлап булса да,өй салып керәләр,3 бала- 2 малай һәм 1 кыз үстерәләр. Унике ел торганнан соң, су басу зонасына эләгү сәбәпле,1978 елда Иске Мәлкәнгә Красный Бордан нарат агачы алып кайтып яңа йорт җиткерәләр. Шулай итеп гомерләр уза тора,балалары да тормышта үз урыннарын тапканнар.Хәзер инде үзләренең дә балалары үсеп буйга җиткән, оныклары бар.
Ана- гаилә әхлагы башында тора. Гомер бала-чага белән дәвам итә, ир-хатын арасындагы мөнәсәбәт тә бала ярдәме белән ныгый. Әхмәтшиннар балаларын сөяргә дә, сөендерергә дә, шул ук вакытта тәрбия бирергә дә өлгергәннәр. Иңне -иңгә куярлык ышанычлы якын кешең булу зур бәхет ул. Шунлыктан, бу гаилә әле бүген дә яңа өйләнешкән парлар кебек, бер-берсенә карап туя алмыйлар. "Береңнән калсаң, яшәп тә булмас сыман, ул бит минем өлешемә тигән көмешем, һич кенә дә үкенмим"- дип елмаеп кына тора Зөһдә апа.
Бездән теләк: бу гаиләгә әле күп еллар тигезлектә, муллыкта, саулыкта, акыл белән гомер итәргә язсын.