Центральная библиотека

Мәхәббәт

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы #Демография #НаратлыКичүАвылКитапханәсе Мәхәббәт - ул вакытлы хис, берничә елдан уза, аннары бер-береңә карата ихтирам гына кала, узара күнегеп кенә бергә яшәүне дәвам итәсең, дип фаразлый психологлар. Әмма бу фикер белән бер дә килешәсе килми, бигрәк тә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көнендә. Дистә еллар буе бергә яшәп тә хисләре суынмаган парлар бар. Безнең Наратлы-Кичү авылында Әмир абый һәм Мөнирә апа Нәбиуллиналар гаиләсе шундыйлардан. 60 ел бергә яшәп тә яшьлек хисләре сүнмәгән, киресенчә, бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. 1961 елның август аенда Наратлы-Кичү егете Әмир ат җигеп, Шикәрле-Каен авылы кызы Мөнирәне алырга килә. Шул көннән гаилә тормышы башлана. Әмир абый колхозда җаваплы, җитәкче эшләрдә эшли, балалар да укыта. Соңгы елларда авылның имам хатибы вазифасын башкара, бик күп изге эшләр эшли. Мөнирә апа балалар бакчасында, мәктәптә ашарга пешерүче була. Алар тәртипле, уңган өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары белемле, үз юлларын тапкан зыялы кешеләр. Хәзерге вакытта Әмир абый белән Мөнирә апа кадерле әти-әни, әби-бабай булып кадер- хөрмәттә яшиләр. Балалары, оныклары, оныкчыклары аларны үзләренең уңышлары белән янәдән куандырып торалар. Әмир абый белән Мөнирә апа барыбыз өчен дә үрнәк гаилә. Киләчәктә дә аларга тигезлек, сәламәтлек теләп калабыз.