Центральная библиотека

"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#Демография #ГаиләМәхәббәтТугрылыкКөне #НаратлыКичүАвылКитапханәсе Мамык юрганнарга төшенеп, Килен төшә бүген авылга. Борынгыдан калган гадәт ул - Авыл чыккан каршы алырга. Яшь кәләшне күреп калырга. Хөрмәтле шагыйребез Р. Миңнуллин бик матур әйткән, килен төшерү көне борын-борыннан бер гаилә өчен генә түгел, ә бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм, тантаналы көнгә әйләнгән. Туйларның иң матур күренеше - килен төшерү булган. 2 нче июльдә Наратлы-Кичү авылында Шакировлар гаиләсендә туй. Авылның уңган, булган гаиләсендә үскән, узен дә акыллы, тәртипле итеп күрсәткән уллары Камил өйләнә. Килен төшкәнен карарга олысы да, кечесе дә жыелган. Яшьләр кызыгып караса, олылар үзләренең яшь чакларында искә алалар. Барысы да яшь парларга бәхетле, тигез тормыш тели. Без дэ Камил белән Алиягә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" бәйрәме уңаеннан, гаилә бәхете теләп калабыз.