Центральная библиотека

"Гаиләм-туган оям!"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Әтрәкле авыл китапханәсендә 8 июль-Гаилә,Мәхәббәт һәм Тугрылык көне уңаеннан,"Гаиләм-туган оям!"исемле китап күргәзмәсе төзелде, китап укучы балаларга һәм өлкәннәргә тәкъдим ителә. Җәйге каникул айларында кечкенә балалар, гадәттә, әби-бабайларда кунакта булалар.Һәм шушы уңайдан,татар телен ныклап өйрәтергә теләүче,китапханә белән дуслык оештыручы,электән килгән гореф-гадәтләрне балаларга өйрәтергә теләүче әни, әбиләр белән чара үткәрелде. Мәдәният хезмәткәре Шайхуллин Расих абый гармун моңы белән чарабызны бизәде.Иң элек зирәклек буенча сынаулар русча һәм татарча да булды. Балалар бик тиз арада укыган әкият геройлары, аларның сыйфатларын тасвирлап бирделәр. Әбиләр жюри составында булды. Электән үк уйналган "Ватык телефон","Самовар", "Кәбестә сайлау" кебек уеннар, бүгенге көндә дә бик теләп уйналды."Кульяулык", "Эшләпә" уеннарында җитезлек белән бергә, һөнәреңне күрсәтә белү осталыгы да кирәк булды.Туп белән уенда балаларга тел байлыгы кирәк иде. "Минем әбием" дигән сорауга балалар барысы да әбекәйләрен тәмле пешерүчән, матур чәчәкләр үстерүчән, тәмле телле, ягымлы, чибәр,матур дип ,бик яратып әйттеләр. Җыр-биюгә осталыкларын да ,шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр.Балалар белән килгән өлкәннәр дә, күңелләре булып киттеләр.Гаиләләрдә әби-бабай, әти-әни һәм балалар- һәркемгә дә хөрмәт булганда, бар да әйбәт була, дигән матур теләкләр белән таралыштык.