Центральная библиотека

"Шушы җирдән, шушы туфрактан без"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы #НаратлыКичүАвылКитапханәсе Быел июнь аенда әдәбият сөючеләр даирәсе танылган язучы Габделхәй Сабитовның (1931-1995) тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә. Габделхәй Сабитов әдәбиятның төрле жанрларында үзен сынап караган әдип. Иҗатының башлангыч чорында ул шигърияткә, аннары драматургиягә мөрәҗәгать итә. Оста тәрҗемәче буларак та, тумышы белән узебезнең Минзәлә районы Югары Тәкермән авылыннан булган өчен дә ул безгә якын. Шулай да Габделхәй Сабитовның каләмен виртуозларча урнашкан аланы - хикәя жанры. Наратлы-Кичү авыл китапханәсендэ Г. Сабитовның тормыш юлына һәм иҗатын чагылдырган "Шушы җирдән, шушы туфрактан без" дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Г. Сабитовның бу елгы кызу җәйгә бигрәктә туры килгән "Хәвефле җәй" хикәясен укыдык, китапларын барладык. Катнаштылар 6 олы кеше.