Центральная библиотека

Бөек Ватан сугышы башланган көн

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Хәтерһәмкайгы көне
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
Нәкъ 80 ел элек 22 нче июньдә Бөек Ватан сугышы башланган көн.Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты,әмма җиңеп чыга алды.Бу уңайдан Россиянең барлык төбәкләрендә бүген истәлекле чаралар үтә.Рус.Мөшеге авыл клубында, Тат.Мөшеге авыл китапханәсе белән берлектә күргәзмә куелды һәм балалар белән әңгәмә үткәрелде.Укучыларга бу көннең тарихы турында сөйләдек.Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган авылдашларны һәйкәл янында бер минут тынлык белән искә алдык.Максат:патриотизм хисе тәрбияләү,китап укучыларның тарихи белемнәрен арттыру.