Центральная библиотека

"Хәтер,уяу бул!"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#хәтеркөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе
22 июнь- хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы җилләре тынганга инде 76 ел узса да, аның кайгысы, давылы бүген дә һәрбер гаиләдә чагыла. Бүгенге көн әби, бабайларының хәтерендә ул сугышның китергән нужасы, ачысы, ятимлеге -барысы да саклана. Халык хәтере -Мәңгелек!Әтрәкле авыл китапханәсе Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә сугышта һәлак булучы авылдашлар хөрмәтенә куелган памятник янында искә алу чарасы үткәрделәр. "Хәтер,уяу бул!"
Хөрмәтле сугыш чоры кешеләре: ветераннар, тыл ветераннары, сугыш ятимнәре, сугыш чоры балалары! Сез кичергән михнәтне бүтән буыннар кичермәсен иде,еллар тыныч булсын, халыклар үзара дус һәм тату яшәсеннәр иде!