Центральная библиотека

"Дин һәм тәрбия"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
Балалар безнең киләчәгебез."Бала чакта алынган тәрбияне,соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас", дигән бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин.Балаларны иманлы һәм инсафлы итеп тәрбияләүдә диннең әһәмияте бик зур.Шушы максаттан Тат.Мөшеге авыл мәчетендә имам хатибыбыз Заһит хәзрәт,авыл китапханәсендә эшләп килүче "Мирас" клуб берләшмәсе җитәкчесе Ханова Зөлфирә апа белән берлектә, К.А.Смирнова ис.урта мәктәптә эшләп килүче"Каенкай" мәктәп алды лагеренә йөрүче балалар белән "Дин һәм тәрбия" исемле әңгәмә уздырылды.Китапханәдә "Дин һәм тормыш" дип аталган күргәзмә куелды.Катнашты 21 бала,6 зур кеше.