Центральная библиотека

"Җыен"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
#Сабантуй 2021
Сабантуй(Җыен) бизәкләре
Сабантуй бәйрәме халкыбызның иң көтеп алган, күңелле бәйрәме булып тора.Олысы,кечесе авыл халкы,шулай ук читтә яшәүче туган-тумача һәркем Сабантуй тамашасын күрергә,андагы рәхәтлекне тоеп калырга тырыша.Сабантуй буласы хәбәр булып- өйдән-өйгә йөреп, балалар белән бергә бүләк җыю тора.Аннары кем нинди уенда үзен сынап карарга тели,уйлана башлый.
Безнең Әтрәкле авылында Сабантуй элек-электән зурлап үткәрелде. Быел исеме "Җыен" булса да, нәкъ Сабантуйча, рәхәтләнеп, күңел ачу булды.Төрле уеннарда катнашып,үзләренең көчләрен,җитезлекләрен сынап,бик күпләр кыйммәтле бүләкләр белән кайтып киттеләр.Чакырылган артистларыбыз, шулай ук үзебезнең җирлектә һәр бәйрәмдә чыгыш ясаучы "Сердәш","Мөшеге чишмәләре", "Мари кас","Туганайлар" ансамбльләре һәр кешегә дә ошарлык итеп,бәйрәм рухы өстәделәр. Авылыбыз җирлегендә яшәүче төрле милләт кешеләре дус-бердәм булып яшиләр, рәхәтләнеп бәйрәм дә итәләр. Еллар тыныч булсын, бәйрәмнәр гөрләп торсын!