Центральная библиотека

Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы #НаратлыКичүАвылКитапханәсе
Наратлы-Кичү һәм Исангол авылларында татар халкының милли йоласы булган Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, авыл советы әгъзалары, авыл балалары белән урам буйлап өйдән өйгә йөреп бүләк җыйдылар. Бүләк җыю җыр-бию белән барды. Бүләкләрегезгә рәхмәт, барыгыз да Сабантуйга көтеп калабыз!