Центральная библиотека

"Тел дигән дәрья бар"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
Без барыбыз да матур, аңлаешлы, үтемле итеп сөйләшергә тырышабыз. Фикеребезне тыңлаучыга җиткерү өчен, сүз арасында канатлы сүзләр кулланабыз. Хәтта кайчакларда хикмәтле сүз әйтеп куюыбызны үзебездә сизмибез. Бу халык авыз иҗаты дип атала. Китапханәдә "Тел дигән дәрья бар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Балалар белән мәкальләр, табышмаклар, әйтемнәр, сынамышлар әйттек. Телебезнең никадәр бай, матур икәнен тагын бер кат раслый алдык