Центральная библиотека

"Азбука улиц и дорог"

#ТуганТелләрҺәмХалыкларБердәмлегеЕлы #НаратлыКичүАвылКитапханәсе Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәрвакыт кирәк олыгайгач да, кечерәк дә. Пассажирмы, җәяүлеме, йөртүчесе - барысы да юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм дөрес кулланырга тиеш. Соңгы елларда яшьүсмерләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен дөрес кулланмау нәтиҗәсендә аяныч хәлләр күп булды. Каникуллар башланып китте, балалар күбесе велосипед, мопед, мотоциклларда йөри. Шул максаттан чыгып 1 июнь көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсе һәм Исангол авыл мәдәният йорты берлектә "Азбука улиц и дорог" дигән куркынычсызлык сәгате үткәрде. Чарада әкият геройларының транспортлары турында кызыклы сораулар булды. Логик фикерләүгә дә мәсьәләләр чиштеләр. ПДД буенча тест сорауларына җавап бирделәр һәм яшь җәяүле өчен кагыйдәләр төзеделәр. Чарада Исангол авылы балалары 16 бала, 3 олы кеше катнашты.