Центральная библиотека

Балаларны яклау көне

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
#1июньБалаларныяклаукөне
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап җир шарының һәр почмагында зурлап үткәрәләр. Әлеге бәйрәмнең максаты беренче чиратта өлкәннәргә, күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү. Дәвек башлангыч мәктәбе, һәм "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен зур бәйрәм булды. "Таяк тартыш", "Капчык киеп йөгерү", "Обруч әйләндерү", ә соңыннан инде асфальтта рәсем ясау. Балаларга бик кызыклы булды. Биредә көчтә, җитезлектә сынала. Күк йөзебез һәрчак аяз булсын. Балаларыбыз һәрвакыт көләч йөзле, сәламәт булып үссеннәр дигән теләктә калабыз.