Центральная библиотека

"Доброе слово другу"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография
#деньзащитыдетей
#1июняРТ
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Җәйнең беренче көне Халыкара балаларны яклау көне буларак бәйрәм ителә.Кадерле кечкенә китап укучыларыбызга ел саен матур итеп уен тамашасы оештыру матур традициябез булып тора.Әтрәкле авылкитапханәсе Мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп "Бәхетле балачак" исемле чара үткәрде.
"Доброе слово другу"акциясенә кушылып, балаларга өлкән буыннан матур теләкләр җиткерелде.Авылыбызның Ял паркында саф һавада рәхәтләнеп ,төрле кызыклы уеннар оештырылды.Асфальтта бик яратып, рәхәтләнеп рәсемнәр ясадылар.
Чараның максаты: балаларда бәйрәм күтәренкелеге тудыру, өлкәннәр тарафыннан кадер- хөрмәт күрсәтү, бер-берсе арасында бердәмлекне ныгыту, хәрәкәтле уеннар ярдәмендә җитезлек, өлгерлекләрен арттыру.Кечкенә оныкларын ияртеп килгән кунакларыбыз да, балалар да күңелләре күтәрелеп,яхшы кәеф белән таралдылар.