Центральная библиотека

"Бәхетле балачак"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Кадрәкавылкитапханәсе
#Демография
1 июнь- Халыкара балаларны саклау көне. Кадрәк төп гомүмбелем мәктәбе каршында эшләп килүче "Солнышко" лагерына йөрүче балалар өчен "Бәхетле балачак" дип исемләнгән күңелле уеннар оештырылды. Балалар ике командага бүленеп уеннар уйнадылар, "Тапкыр җавап" конкурсында катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар, "Крокодил Гена и его друзья" мультфильмын карадылар, китаплар һәм журналлар укыдылар.
Максаты: Дөньялар имин булсын. Балалар тавышы һичкайчан тынмасын. Балалар дус- тату, сәламәт булып үссеннәр. Тәртипле, ярдәмчел, тыңлаучан булсыннар.