Центральная библиотека

"Бәхетле балачак"

#Демография
#Бикбауавылкитапханәсе
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне.Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш,яраткан туган җир,гаилә җылысы,күңелле балачак кирәк.
Шул уңайдан Бикбау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Бәхетле балачак" исемле уен-тамаша үткәрдек.Балалар белән бик күп төрле кызыклы уеннар уйнадык.Балаларның һәр уен буенча өлгерлекләрен,җитезлекләрен күзәттек.Бәйрәмебез бик күңелле үтте.Бәйрәм азагында аларга тәм- томнар өләштек.Без аларны яратабыз,алар белән горурланабыз,киләчәктә балаларыбызга бары бәхет һәм матур тормыш кына телибез.