Центральная библиотека

"Бәхетле балачак"

Балаларны яклау көне –
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар. Әйе, балачак – иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Без бүген балаларны яклау көне уңаеннан китапханә, мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы белән берлектә "Бәхетле балачак" дип исемләнгән уен - тамаша үткәрдек. Гөлшат апа үзләренең балачакта уйнаган уеннары турында бик матур итеп сөйләде . Балалар белән бик күп апа ларыбыз өйрәткән уеннар уйнадык.Соңыннан балаларга бәйрәм белән котлап кечкенә генә бүләкләр тапшырдык. Бә йрәмебез бик күңелле узды.