Центральная библиотека

"Сәламәтлек-зур байлык!"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография
#Әтрәклеавылкитапханәсе
"Сәламәтлек-зур байлык!" Бу сүзләргә бик зур мәгънә салынган.Сәламәтлек эченә кешенең яшәү пәвеше, үзенең тән саулыгы, тирә-ягының чисталыгы, уңайлы булуы да керә.Авылыбызның фельдшерлары Хамматвалеева Эльвира һәм Адылева Лира безгә һәрвакыт кирәкле киңәшләрен биреп, ярдәмнәрен күрсәтеп торалар.Ә 18 - 21 май көннәрендә безнең авыл территориясендә Яр Чаллы шәһәре поликлиника хезмәткәрләре тарафыннан , Күчмә поликлиника хезмәт күрсәтте.Ярдәм сорап килүчеләргә түләүсез, бик файдалы хезмәтләр күрсәтелде,киңәшләр бирелде. Шул уңайдан, Әтрәкле авыл китапханәсендә "Сәламәтлек-зур байлык!" исемле китап күргәзмәсе куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.