Центральная библиотека

"Шагыйрь эзеннән"

#ТуганТелләрҺәмХалыкларБердәмлегеЕлы #НаратлыКичүАвылКитапханәсе ТР халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 100 ел. Шагыйрь Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә дөньяга килә. Тормыш аны төрле тарафларда йөртә. Ул руслар, татарлар һәм башкортлар арасында яши. Бу телләрдә аның 30 лап китаплары басыла. Соңгы елларда ул күз буяу, алдашу, урлашу, икейөзлеләну, ришвәтчелек турында күп яза. Китапханәдә "Шагыйрь эзеннән" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Гамил Афзалның шигырьләрен кычкырып укыдык, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык.