Центральная библиотека

Гамил Афзалның тууына100 ел

Татарстан Республикасының ГабдуллаТукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына100 ел. Гамил Афзал иҗатының олы мәгънәсе ил өчен, кешеләр өчен шатлык һәм матурлык раслаудан гыйбарәт. Аның шигырьләре - ачык һәм гади. Катлаулы темаларны да шагыйрь җиңел аңлаешлы һәм үтә күренмәле итеп сурәтли. Шагыйрь әйтергә теләгән фикерләрне әллә кайлардан, сүз араларыннан, сүзләрнең әйтелмәгән мәгънәләреннән эзләп баш ватасы юк - ул шигырьнең үз сүзләрендә, детальләрендә, сурәтләрендә. Үзәк китапханәдә Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Шагыйрьнең күңел җылысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.