Центральная библиотека

"Гамил Афзал-шигырь өчен яратылган җан"

#Туган_телләр_һәм_халыклар_бердәмлеге_елы
#Усаевскаясельскаябиблиотека
Гамил Афзал-татар, башкорт һәм рус телләрендә басылган кырыктан артык китап авторы. «Айлы кичләр» шигырьләр җыентыгы (1977), «Борылам да карыйм» циклыннан чыккан шигырьләр өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
Г. Тукай Исемендәге Дәүләт Премиясе Лауреаты. Татарстан Республикасының халык шагыйре исеменә лаек булды. 2006 елда Радищев урамында Тукай премиясе лауреаты Гамил Афзал хөрмәтенә мемориаль такта куелды.
Быел татар шагыйре Гамил Афзалның туган көненә 100 яшь тулу уңаеннан Усай авылы китапханәсендә "Гамил Афзал-шигырь өчен яратылган җан" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм Гамил Афзалның шигырьләре укылды.