Центральная библиотека

Кыңгыраулы мәктәп еллары.

#ТуганТелләрҺәмХалыкларБердәмлегеЕлы #Демография #НаратлыКичүАвылКитапханәсе Кыңгыраулы мәктәп еллары. Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Наратлы-Кичү авылы җирлегеннән Хүҗәмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенә 20 бала йөреп укый. Буген Кармастин Вячеслав һәм Вахитов Ярослав 9 нчы сыйныф - чыгарылыш укучылары соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм искиткеч матур, эчтәлекле булды. Шундый күңелле бәйрәм оештырган өчен мәктәп администрациясенә рэхмэт. Ә балаларны аларның иң гүзәл чорлары белән котлыйсы килә. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, төсле хыяллар. Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачакта җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз. Тормыш юлы бик катлаулы һәм тайгак. Шул юлны абынмыйча, сөртенмичә узу бары үзегездән тора. Һәр адымыгызны үлчәп атлап, максатларыгызга юл ярыгының, теләкләрегезгә ирешегез, балалар! Ак юллар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!