Центральная библиотека

Театр сәнгате

#ТуганТелләрҺәмХалыкларБердәмлегеЕлы #НаратлыКичүАвылКитапханәсе Театр сәнгате дигәндә, иң беренче күз алдына Габдулла Кариев килеп баса, дип яза Марсель Сәлимҗанов. Чынлыкта бу аның тәхәллүсе генә, үзенең исеме Миңлебай Хәйруллин. Бик авыр, ярлы тормыш юлы үтә Габдулла. Аның тырышлыгы, сәләте егетне зур үрләргә менгезә. Татар театрына нигез салучыларның берсе, артист, режиссер һәм драматург Габдулла Кариев тууына 135 ел. Шул уңайдан китапханәдә Г. Кариевка багышланган күргәзмә оештырылды. Китапханәче Гарифуллина Зинфира Г. Кариевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.