Центральная библиотека

Р.Фәизовның тууына 90 ел

#Год_родного_языка_инародного_единствав_РТ
#Демография
#У_войны_не_женское_лицо
19 май көнне Аю авыл китапханәсендә “Балкыш” клубы членнарының чираттагы утырышы булды. Китапханәче Ахметзянова В.В. язучы Р.Фәизовның тууына 90 ел тулу унаеннан, язучының кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап укучыларга Р.Фәизовның хикәяләр остасы булуын ассызыклады һәм сугыш афәтенең хатын кызлар җилкәсенә төшкән авырлыгын чагылдырган “Авылым хатлары “хикәясен тәкъдим итте.
“...Мәңге төзәлмәс яраларга, мәңге бетмәс хәсрәтләргә өстәп, сугыш хатыннар өлешенә әнә шундый авырлыкларны да (әхлакый) калдырды күрәсең ...”
Максат: Р.Фәизов иҗатын пропагандалау.
Бурыч: китап укучыларда матур әдәбиятка кызыксыну уяту.