Центральная библиотека

"Кош - канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле"

#ТуганТелләрҺәмХалыкларБердәмлегеЕлы #Демография #НаратлыКичүАвылыКитапханәсе "Кош - канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле" Пар канатлы булып яшәү үзе зур бәхет. 15 нче май Халыкара гаилә көне уңаеннан авылның 45 ел бергә парлы гомер итүче гаиләләрне бәйрәм белән котладык. Зур хөрмәткә лаек Зәкеевлар гаиләсе Флүр абый һәм Гөлзар апа авылда үрнәк гаиләләрнең берсе. Флүр абый колхозда механизатор булып эшләде, ә Гөлзар апа балалар бакчасында тәрбияче булып барлык тырышлыгын балалар тәрбияләүгә бирде. Авылда Гөлзар апа тәрбияләмәгән бала юктыр. Үзләре дә ике тәртипле кыз үстерделәр. Хәзерге вакытта кадерле әти-әни, әби-бабай булып яшиләр. Икенче гаиләбез дә 45 ел иңне иңгә куеп яшәүче Зәкиев Нәгыйм һәм Фәүзия апа гаиләсе. Бу гаилә дә авылда ихтирамга лаеклы гаилә. Нәгыйм абый колхозда шофер булып, ә Фәүзия апа җыештыручы булып эшләде. Алар акыллы, тәртипле ике ул устерделәр. Малайлар хәрвакыт кайтып әти-әниләренә булышып торалар. Нәгыйм абый белән Фәүзия апа оныкларының яраткан әби-бабасы. Без үз чиратызда сәламәтлек, иминлек, тигезлек телибез. Шулай ук Исангол авылда 35 ел бергә яшәүче Ишмуратовлар гаиләсен дә котлап үтәсе килә. Фоат абый һәм Зөлфирә апа быел гомер бәйрәмнәре - 60 яшьлек юбилейларын билгеләп уттеләр. Истәлекле дата аларның 35 ел бергә гомер итүләре белән туры килгән. Улы белән килене, кызы белән кияве аларга зур бәйрәм оештырды. Балалар, оныклар, туганнар һәм дуслар даирәсендә бик күңелле бәйрәм кичәсе үтте. Бу гаиләләр белән тагын да күп тапкырлар гаилә көнен билгеләп үтәргә язсын!