#Бикбауавылкитапханәсе
#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы#Гаиләкөне
Гаилә-ул җылы учак.Учак янына аның әгъзалары җыела.Гаилә никадәр нык булса,аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.Гаилә тормыш нигезе.Әти-әни аның тоткасы булса,балалар аның көзгесе.Әгәр тотка купмасын,көзге ватылмасын дисәң,бер-береңне санлап,рәнҗетмичә,хөрмәтләп яшәү кирәк.
15 май көнне Бикбау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә ,мәдәният йортында,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Мәхәббәтне саклый белик"исеме астында,авылыбызда төпләнеп,гомер буе шунда яшәүче: Асадуллин Хәмит һәм Рәис гаиләләре ,китапханәдә уздырыла торган чараларда актив катнашучылар һәм даими китап укучылар: Харисовлар һәм Гилметдиновлар гаиләләре белән очрашу оештырылды.Әңгәмә барышында-"Нәрсә ул,мәхәббәт?","Аны гомер буе ничек сакларга?","Инсафлы,тәрбияле балалар үстерүнең сере нидә?" һ.б.сорауларга тукталынды.Яшәү дәверендә төрле кызыклы вакыйгаларын искә алдылар,кичәбез җырлар,биюләр,уеннар белән бәйләнеп барды.Авылыбызда шундый нык,матур гаиләләр булу-башкалар өчен үрнәк һәм чын горурлык.
Максат:гаиләләрне якынрак белү,бер-берләре белән аралашу,гаиләләрдә татулык,миһербанлылык сыйфатларын саклау.
![Центральная библиотека](/media/participant_site/lib_avatars/56/569196887.jpg)
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13