Центральная библиотека

Рафаэль Мостафин

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы#югарытәкермәнкитапханәсе
Рафаэль Мостафин 1931 елның 12 маенда Баулы шәһәрендә дөньяга килә.
Язучы күп еллар каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнә,тикшеренүләр алып бара,архивларда казына,төрле илләр кешеләре белән бәйләнешкә керә.Германиягә бара,Волхов сазлыклары аша үтә.Шулар нәтиҗәсендә Җәлил һәм җәлилчеләргә багышлап "Каһарман шагыйрь эзләре буйлап","Өзелгән җыр эзеннән","Җырлап узган гомер","Бәлилчеләр" дигән монографик китаплары дөнья күрә.Рафаэль Мостафинга бу тикшеренүләре өчен 1976 елда Муса Җәлил премиясе, 2006 елда, "Өзелгән җыр эзеннән " китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
Язучының "Диңгез көндәлеге","Кабан күле серләре"әсәрләре дә китап укучыларга яхшы таныш.
Язучының 90 еллык юбилеена багышлап Югары Тәкермән авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалды һәм укучыларга тәкъдим ителде.