Центральная библиотека

"Каһарман каләме"

#ТуганТеллэрҺәмХалыкларБердәмлегеЕлы #БөекВатанСугышы #НаратлыКичүАвылКитапханәсе 12 нче май көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсе Исангол мэдэният йорты белән берлектә "Каһарман каләме" исеме астында фронтовик татар язучыларының сугыш турында әсәрләрен укуны оештырды. Кыска әсәрләр, шигырьләр укыганда олырак буын үзләренең яшь чагына туры килгән сугыш елларын искә төшереп күзләре яшьләнде, ә яшьләр ул авыр еллардагы кешеләрнең түземлегенә шаккатып утырдылар. Хәтер китабыннан авылның ветераннары да табылды. Дөньяларыбыз тыныч булсын, бу әсәрләрд әге кайгы-хәсрәтне күрергә язмасын дигән теләктә калдык барыбызда. Катнаштылар 9 кеше.