Центральная библиотека

“Без террорга каршы!”

#Демография
12 май көнне Аю авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә “Без террорга каршы!”, дигән чара үткәрде. Китапханәче Ахметзянова В.В. һәм мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фаррахова Э.Т. укучыларга “террор”, “терроризм” төшенчәләренә аңлатма биреп, куркыныч янаган очракларда үз-үзеңне ничек тотарга аңлатып үттеләр. Шулай ук Интернет челтәреннән сак файдалану кирәклеген искәрттеләр.
Терроризм белән бәйле вакыйга барлык кешеләрне тетрәндерде, якыннарын югалтканнарга Ходай тәгалә сабырлык бирсен.