Центральная библиотека

"Как образовалась Земля"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Апрель аенда Халыкара Җир көне билгеләп үтелә.Бик күп илләрдә бу көнне зурлап,матур итеп үткәрәләр.Чөнки без барыбыз да шушы Җир -Ананың кадерле балалары.
Без шуңа күрә үзебез яшәгән тирәлекне,табигатебезне,җир-суларыбызны сакларга бурычлы.Әле кешеләрдән тыш безнең белән беррәттән хайваннар, кошлар,үсемлек дөньялары, сулык җан ияләре,бөҗәкләр дөньясы да яши.
Әтрәкле авыл китапханәчесе балалар белән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны китап кургәзмәсендәге китаплар белән таныштырды. Уен формасында балаларга җир планетасы,андагы терек дөнья,анда яшәучеләр турында информация бирелде.Викторина сорауларына үзләре дә бик төгәл һәм тулы җаваплар бирделәр.Кунакка кайткан Хамматвалиев Рүзәл бик күп белүен курсәтте.
Балалар белән "Как образовалась Земля"исемле мультфильм да карадык."Кызыл китап"нәрсә турында информация бирә, аның белән таныштык. Яңа кайткан "Сабантуй","Салават күпере"журналлары белән таныштык.Чараның максаты: яшәгән Җиребез турында күбрәк белергә тырышу.
Катнашты: 8 бала.