Центральная библиотека

"Карга боткасы"

#Тугантеллэрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
1 Май- Яз һәм хезмәт бәйрәме көне. Шулай ук элек-электән бу көнне "Карга боткасы" да пешергәннәр. Ул бәйрәмдә күбрәк балаларны төрле ярмалар кушып пешергән ботка белән сыйлаганнар, һәм бергәләп төрле уеннар уйнаганнар. Әтрәкле авыл китапханәсе, Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәмен үткәрдек. Төрле ярмалардан катнаштырып, тәмле ботка пешердек. Балалар белән кызыклы уеннар уйнадык.
"Чуалышлы","Ал кирәк, гөл кирәк", "Чума үрдәк, чума каз", "Песи белән тычканлы" кебек хәрәкәтле уеннарны балалар бик яратып уйнадылар. Соңыннан, җыелып, "тәмлүшкәләр" белән сыйландык. Чараның максаты: татар халык йола уеннарын, традицияләрен онытмау, балалар күңеленә җиткерү. Катнашты: 20 бала, 3 өлкән кеше.