Центральная библиотека

"Ул вакытта кайсыбызга җиңел булды соң? Һәркемгә авыр иде"

#ГодРодныхЯзыковНародногоЕдинстваРТ
#У_войны_не_женское_лицо
#Усаевскаясельскаябиблиотека
"Ул вакытта кайсыбызга җиңел булды соң? Һәркемгә авыр иде",- Миңзифа апа Миңнәхмәтова сугыш чоры истәлекләрен әнә шул җөмлә белән башлады.
Сугыш башлану хәбәрен 16 яшьлек Миңзифа кырда ХТЗ тракторы белән чәчү чәчкәндә ишетә. Әнисен һәм сеңелләрен ач үлемнән алып калу өчен балалыктан чыгып та җитмәгән кызга трактор штурвалына утырырга туры килә. 1940 елда Минзәләдә тракторчылар курсын тәмамлый Усай кызы.
Колхозның җелекләрне суыра торган иң авыр эшләре хатын- кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә күчә. 16 яшьлек тракторчы кызга да йокының, ялның, туйганчы ашауның ни икәнен онытырга туры килә.
Әнә шулай, 1940 елдан 1945 елга кадәр тракторда эшли Миңзифа апа. Сугыш беткән дигән шатлыклы хәбәрне дә басуда- тракторында ишетә ул. Аның көткән кешесе- 1941 елда армиягә озатып калган Шакирҗаны бер кулын сугышта калдырып, яраланып, 1944 елда кайткан була. 1945 елда өйләнешәләр.
Бүгенге көндә Миңзифа апа Усай авылында гомер итә.