Центральная библиотека

"Түгәрәк өстәл артында"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
28 нче апрельдә Тат.Мөшеге авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, К.А.Смирнова исемендәге ТатМөшеге урта мәктәбенең татар теле укытучысы Галиева Й.Р. ,Мөслим лицеенда оештырылган "Түгәрәк өстәл артында"дип исемләнгән язучылар белән очрашуда булдык.Чарада туган телебезне саклап калу, балаларда кечкенәдән телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләре турында сөйләшү булды.Очрашуга шулай ук Актаныш,Сарман районынан да кунаклар килгән иде.Чарада мәктәп укучылары,балалар бакчасында тәбияләнүчеләр бик матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.