Центральная библиотека

"Җырлы тормыш - гамьле тормыш"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы #НаратлыКичүАвылыКитапханәсе
27 нче апрель көнне Татарстаннын халык артисты җырчы Зөһрә Сәхәбиеваның гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее. Шул уңайдан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә Зөһрә ханымның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган материаллар тупланды. Китапханәче Гарифуллина Зинфира мәшһүр җырчыбызның авыр сынаулар үтүе турында сөйләде. Шулай ук Зөһрә Сәхәбиеваның "Җырлы тормыш - гамьле тормыш" дигән китабы да әбүнәчеләр өчен зур кызыксыну уятты. Зөһрә ханым кечкенәдән үк дини мөхиттә усә, дини карашларын саклап калып, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Соңгы елларда мөнәҗәтләр әйтүгә зур игътибар бирә, иҗат итүеннән туктамый.