Центральная библиотека

"Без Тукайлы халык, мэңгегә"

#Туган_телләр_һәм_халыклар_бердәмлеге_елы
#Усаевскаясельскаябиблиотека
Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә .Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен без балаларга җиткерергә тиеш.
Бүген Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән "Без Тукайлы халык, мэңгегә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.
Балаларны
Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштырды.