Центральная библиотека

"Мин-Тукайга киләм"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Сөекле шагыйребез тууына 135 ел тула. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши. Шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Шул уңайдан бездә Дәвек авыл клубында "Мин-Тукайга киләм" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрдек. Бәйрәмдә мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм авыл халкы катнашты. Күргәзмәдәге язучының китаплары балаларда зур кызыксыну уятты