Центральная библиотека

"Йөрәкләрдә Тукай сүзләре"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы #ТауастыБайларавылкитапханәсе. Быел бөек татар шагыйре Г. Тукайнын тууына 135 ел. Шул уңайдан Тауасты Байлар авыл китапханәсендә 25 нче апрель көнне "Йөрәкләрдә Тукай сүзләре" дигән шигырьләр уку бәйгесе үтте. Китапханәгә килгән укучыларыбыз үзләре сайлап Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Җиңүче кызларыбыз Валеева Айгөл, Галимзянова Лилия үзәкләштерелгән китапханәдә шигырь бәйрәмендә катнаштылар. Без бүген яраткан шагыйребез Г. Тукайның балачагы, иҗаты белән тагын бер кат таныштык. Китап укучыларда аның иҗатына карата соклану хисләре барлыкка килде.