Центральная библиотека

Чернобыль

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
#годнаукиитехнологииРФ
#волонтерыбиблиотеки
1986 елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды. Быел Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык җир шарын үлем сөременә төргән дәһшәтле көнгә 35 ел. Без китапханәче(Сахабутдинова Гүзәлия), клуб мөдире (Шайхутдинова Альбина), социаль хезмәткәр (Галимова Илсөя)авылдашыбыз шартлаудан соң Чернобыльдә үзенең көчен керткән Галлямов Халит абыйларда булдык. Ул вакыттагы авырлыкларны сөйләде. Кешелек дөньясына тынычлык телибез дип безне озатып калды Галлямовлар гаиләсе.