Центральная библиотека

"Тукай яши күңелләрдә"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
2021 ел- туган тел елы булып тарихка кереп калыр.Татар халкының сөекле улы,бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын, гомер юлын бу көннәрдә бик күпләр хәтерләрендә яңарта,кичәләр үткәрелә, конкурслар бара.Шагыйрь белән без яшәгән чорны байтак еллар аерып торса да, аның шигырьләренең актуальлеге югалмаган, эчтәлекләре тормышыбыздан алынган кебек. Әтрәкле авыл китапханәсендә "Тукай яши күңелләрдә"исемле китап күргәзмәсе куелды,һәм укучыларга тәкъдим ителә. Укучылар белән шигырьләрен уку оештырылды,әкиятләре буенча викторина сорауларына җаваплар эзләдек.Шагыйрьнең әкият геройларын барысы да белә,яраталар булып чыкты.Чараның максаты: әдәби ядкаребез булган, халкыбызның бөек шәхесләрен онытмау, кадерләү.