Центральная библиотека

"Тукай әкиятләре рәсемнәрдә"

Быел бөек шагыйребез Г.Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, республикада һәм районда бик күп чаралар уза. Г.Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан, шагыйрьнең шигырьләрен укыйбыз, әкиятләрен искә төшерәбез, "Тукай әкиятләре рәсемнәрдә" дигән темага рәсемнәр ясыйбыз.
Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасында булды һәм балаларны кыскача Г.Тукайның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырдык, шигырьләрен укыдык, рәсемнәр ясадык.
Г.Тукай иҗаты балаларны хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга өйрәтә.