Центральная библиотека

"Чернобыль кайтавазы"

#демография #годнаукии технологий
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Әйләнә-тирәбезнең -табигатьнең чисталыгы һәм экология ахыр чиктә кеше сәламәтлегенә барып тоташа.1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә зур шартлау була.Быел аңа 35 ел тула.Тыныч атом кешеләр контроленнән ычкынып, җылылык һәм яктылык урынына сыкрау,күз яшьләре алып килә.Бик күп фидакарь кешеләр-коткаручылар, пожарниклар,үлемгә каршы барып,үзләрен аямыйча,ялкынның бүтән станцияләргә күчүен булдырмый калалар.Үзләре турында уйламый, башкаларга гомер бүләк иткәннәр.Әгәр бу төнне алар станцияне коткарырга күтәрелмәсәләр,алда ниләр килеп чыгасын да күзаллап булмый.30 км.радиус белән ,белгечләр,АЭС авариясенең иң куркыныч урыннарын билгелиләр.Әтрәкле авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән "Чернобыль кайтавазы" дигән әңгәмә үткәрелде. Быел Фәннәр елы буларак,фәннәр казанышлары һәрвакыт иң элек Кешелек өчен, тереклек өчен хезмәт итәргә тиеш.Безнең һәрберебез табигатьне саклауга үз өлешебезне кертергә,һәм табигатьтә яшәуче бүтән тереклек ияләренең дә яшәве өчен уңай шартларны сакларга бурычлы!