Центральная библиотека

"Туган якка аңа бармыйлар ич, Туган якка аңа кайталар

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
1931 елның 15 апрелендә Татарстанның Минзәлә районы Малтабар авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның бала һәм үсмер чагы авыр елларга туры килә.
Рәшит Гәрәйнең поэзиясенең нигез җирлеге - халык иҗаты, халык җырлары. Ул гади шигырь юлларына үзенең уй - хисләрен, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтен салырга омтыла. Туган як табигате, авыл кешеләре, аларның хезмәте, гадәт-йолалар шагыйрь иҗатында төп урын били.
Китапханәдә "Туган якка аңа бармыйлар ич, Туган якка аңа кайталар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балаларга язучының иҗаты, тормыш юлы турында сөйләнде. Китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдык.