Центральная библиотека

Кифая апа Рахматуллина

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Авылыбызда матур әдәбият,яңа кайткан китаплар белән даими кызыксынып,танышып баручы китап укучыларыбыз шактый. Шуларның берсе,үзе дә уй-хисләрен шигырь юлларына төшерергә яратучы Кифая апа Рахматуллина. Китапханәче 15 нче апрель көнне аның өенә барып,китапларын алмаштырып,яңа китаплар белән таныштырып кайтты.Әдәбиятка битараф булмаган тирә-күршеләре белән, якташ шагыйребез,шушы көннәрдә юбилей датасы булган Рәшит Гәрәйнең шигырьләрен укып,иҗатын,тормыш юлын искә алу оештырдык. Рәшит Гәрәйнең эчкерсез,гади тел белән язылган,үзләре җырлап торган шигырьләрен уку,үзен искә алуыбыз шагыйрьнең рухын сөендереп, догалар булып ирешсен иде дигән теләктә калабыз.