Центральная библиотека

Хисам Камалов

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туган. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач та туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли башлый :җир сөрә, тырмага йөри, чәчү чәчә, атлар карый. Хисам Камаловның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Тәүге басма шигырьләре дә яшьләр газетасы битләрендә дөнья күрә. Язучының игътибар үзәгендәге темалар-Ватан сугышы, Туган җир, Туган авыл, аның табигате, анда яшәгән җир кешеләре. Китапханәдә "Тормыш үзәннәреннән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кыскача тормыш юлы һәм китаплары белән таныштык. Шигырьләрен укыдык.