Центральная библиотека

"Минзәләмнең моңлы сандугачы"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Кадрәкавылкитапханәсе
12 апрельдә Кадрәк авыл китапханәсендә Рәшит Гәрәйнең 90 еллыгына багышлап "Минзәләмнең моңлы сандугачы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Китапханәгә кунак итеп шагыйрьне яхшы белүче укытучыларыбыз Нәҗмиева Фәридә апа Сәгыйтовна, Ханнанова Вәсилә апа Нигъмәтҗановна чакырылды. Алар үзләренең истәлекләре, сакланган хатлары һәм шагыйрь турында мәкаләләре белән таныштырдылар, мавыктыргыч итеп сөйләделәр.Китапханәче "Шагыйрь җаны мәңгелек" дип аталган күргәзмәгә куелган мәкаләләр, китаплар белән таныштырды.Ф.Сулейманова башкаруында "Кыр казлары киткәндә" җыры видеоязмада тыңланды. Тамашачылар үзләре дә кушылып җырладылар. Петрова Л., Сафиуллин И. авторның шигырьләрен укыдылар. Истәлекләр, шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барган кичә истә калырлык булды.
Максаты: Якташ шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыру, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү.