Центральная библиотека

"Могҗизалар кыры"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#годнаукиитехнологии
#Әтрәклеавылкитапханәсе
1961ел 12апрель-кешелек тарихында космик киңлекләргә юл ачылган көн.Шушы ачышның башында,безнең илебез гражданины булуы- безнең өчен зур горурлык.
Әтрәкле авыл китапханәсендә космонавтика көненә карата "Юрий Гагарин-безнең горурлык!" исемле күргәзмә куелды,һәм укучыларга тәкъдим ителә.11.04. көнне китапханәгә йөрүчеләр белән космос,космонавтлар тормышы турында "Могҗизалар кыры"үткәрелде.Уенда катнашучылар шушы тема буенча күпме белүләрен,зирәклекләрен сынадылар.Төп җиңүчебез булып Клавдия Смирнова исемендәге Тат.Мөшеге урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фаттахов Фаил калды.Чараның максаты: бүгенге күп ачышлар дөньясында иң беренчеләр булучыларны онытмау, патриотик хисләрне үстерү,булган белемнәрен ныгыту, белмәгәннәрен белгәннәрдән өйрәнү. Катнашты 9 бала,4 өлкән кеше.