Центральная библиотека

"Күнелем бизәге - халкыма бүләгем"

#ТуганТелләрҺәмХалыкларБердәмлегеЕлы 10 апрель көнне Наратлы-Кичү авыл мәдәният йортында "Күнелем бизәге - халкыма бүләгем" исеме астында зур чара үткәрелде. Чараның максаты: милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; туган телебезнен байлыгын, халкыбызның фольклорын, милли бизәкләрен күрсәтү. Китапханәче Гарифуллина Зинфира чарада Рэшит Гәрәйнең "Тыңладым талларым киңәшен" шигыре белән катнашты. Библиотекада татар теленә багышланган күргәзмә оештырылды. Килгән кунаклар, авыл халкы күп яна китаплар белән танышты. Шулай ук Татарстан республикасы рәссамнар берләшмәсе әгъзасы Хәния Гәрәеваның кул эшләреннән төзелгән күргәзмәсе, яна картиналары да зур кызыксыну уятты. Бу чара чын мәгънәсендә татар рухында узды.