Центральная библиотека

"Якташлар иҗаты"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
"Якташлар иҗаты". Безнең татар әдәбияты талантларга бик бай бит ул.Тат.Мөшеге Мәдәният йортында язучылар белән очрашу шуның ачык мисалы булып хәтердә калачак.Күрше Мөслим җирлегендә яшәп ,шунда гөрләтеп иҗат итүче хөрмәтле шәхесләр белән бик эчтәлекле очрашу булды."Татарның Шолоховы" исемен алган ,быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, әдәбиятта бик ныклы урыны булган Фоат Садриев, балалар өчен язучы - шагыйрь,күп төрле музыка коралларында уйнаучы Мөҗәһит Әхмәтҗанов,шигырьләре белән укучының күңелен тиз арада үзенә тартып алучы бик булдыклы ханым Лилия Садриева, һәм Минзәләнең әдәбият-сәнгать дөньясында бик актив катнашучы Гүзәлия Исламовалар тамашачылар белән эчкерсез әңгәмә оештырып,иҗатлары белән якыннан таныштырдылар.Балаларның матур җыр,биюләре белән аралаштырып,оештыручылар - Тат.Мөшеге Мәдәният хезмәткәрләре,китапханә,мәктәп коллективы күркәм әдәби чара үткәрделәр. Бәйрәм чарасыннан бик матур тәэсирләр белән кайттык.