Центральная библиотека

"Бер күрешү-үзе бер гомер"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
10 нчы апрель көнне Тат.Мөшеге авыл мәдәният йортында К.А.Смирнова ис.урта мәктәп, Мәдәният йорты,авыл китапханәсе, "Тамчыкай" балалар бакчасы белән берлектә "Бер күрешү-үзе бер гомер" исемле язучылар белән очрашу кичәсе үтте. Чарада күренекле язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ,Рафаил Төхфатуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе ,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фоат Садриев:балалар язучысы,шагыйрь,А.Алиш һәм С .Сөләйманова ис.премияләре бүләге иясе,Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Лилия Садриева,шагыйрәГүзәлия Исламова катнашты. Язучыларның,шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштык, әсәрләре буенча фикер алыштык.Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар.Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды.Мөҗәһит Әхмәтҗанов авыл китапханәсенә үзенең "Авылдашлар" исемле китабын бүләк итте.Чараның максаты:балаларда китап укуга кызыксыну уяту,туган телебезне ярату,белү һәм тирәнтен өйрәнү.